+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2019, 11:06

Салкын тию чорында кофе эчү зарарлы

Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк.

Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк.
Русия Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медицина-санитария ярдәме буенча штаттан тыш баш белгече, Мәскәү шәһәренең 121нче поликлиникасы баш табибы Андрей Тяжельников шул хакта сөйләгән. Бу турыда “РИА-Новости” агенлыгы хәбәр итә.Кофены артык эчү организмның суга ихтыяҗын арттыра, ул иммунитетның кимүенә һәм грипп яки ОРВИ белән авырып китү куркынычы артуга китерергә мөмкин, дип аңлата табиб.
“Гади кофе һәм каты чәйне морсларга һәм үлән чәйләренә алмаштырырга, бүлмә температурасындагы чиста суны күбрәк эчәргә кирәк. Лимонлы чәй, җиләкле морслар, үлән төнәтмәләрен ешрак эчегез”, - дип киңәш итә Андрей Тяжельников.
Табиб шулай ук рационга составында С витамины булган яңа сыгылган сок, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәргә киңәш итә.
Йокы туймау һәм стресс иммунитетка начар йогынты ясый, алар организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә, диде белгеч.
Андрей Тяжельников сүзләренчә, грипптан саклануның иң яхшы чарасы вакцина ясату, дип яза “Татар-информ”.
Читайте нас