Русия сыйфат системасы (Роскачество) экспертлары кабак сайлау буенча киңәшләр биргән. Кабакны бөтен килеш кенә сатып алырга кирәк, чөнки киселгән яшелчәдә санитар-гигиена иминлегенә гарантия юк, дип яза “Известия”.
Кабакның кабыгына игътибар итәргә кирәк. Ул каты һәм аңа җитди зыян килмәгән, сабагы кипкән булырга тиеш. Кабакның төсе һәм күләме аның куллану үзлекләренә йогынты ясамый.
Кабакларның өч төре бар, дип искәртте К. А. Тимирязев исемендәге Русия аграр университетының җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы доценты Сергей Масленников. Эре кабак пешерү һәм яшелчәдән рагу әзерләү өчен яхшы. Ул бөтен килеш озак саклана.
Каты кабыклы кабак кечерәк була, шулай ук түгәрәк. Ул җепселле һәм көпшәкле йомшак эчлеккә һәм тәмле орлыкка ия. Эксперт аны аш һәм пюре өчен файдаланырга киңәш итә.
Мускат кабак, үз чиратында, иң татлы һәм тәмле исле. Аның җимешләре төрле формада була, соңгы вакытта груша төрендәге баттернат популяр. Мондый кабакның эчлеге майлы һәм анда шикәр күп (11,5 процентка кадәр), ә хуш исе кавынны хәтерләтә. Мускат кабак десертка әйбәт.
Кабакларның барлык төре дә әче тәмле булырга мөмкин, дип ачыклык кертә Сергей Масленников. Челләдә су сибү җитәрлек дәрәҗәдә булмаган вакытта үсә торган җиләк-җимешләрдә кукурбитациннар туплана. Ул үзенең шешкә, микробларга һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре белән файдалы, дип хәбәр итә “Татар-информ”.