+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2019, 08:09

Һәр сут файдалы түгел!

Барлык сутларның да һәркем өчен бик файдалы булмавын беләсезме?

Барлык сутларның да һәркем өчен бик файдалы булмавын беләсезме?
Кишер суты ашказаны җәрәхәте ачылганда һәм нечкә эчәклектә ялкынсыну булганда зарарлы.
Алма суты кан тамырларын яхшырта, сусауны баса, әмма кызыл алма суты аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Мүк җиләге суты салкын тигәндә һәм иммунитетны ныгыту өчен бик файдалы, ләкин ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте чиреннән интеккәннәр өчен зыянлы.
Виноград суты кан тамырларын ныгыта, холестерин микъдарын киметә, тик метеоризм (эч күбү) китереп чыгарырга мөмкин.
Бәрәңге суты кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, әмма шикәр чире белән авыручыларга аны (виноград һәм җимеш сутлары кебек үк) эчәргә ярамый.
Читайте нас