+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 октябрь 2019, 09:59

Яман шеш белән ничә яшьтә ешрак авырыйлар?

Онкология диспансерлары бүген төрле яшьтәге сырхаулар белән тулы. Әмма кеше бер төрле яшькә килеп җиткәч, организмның ракка каршы тору сәләте кими икән.

Онкология диспансерлары бүген төрле яшьтәге сырхаулар белән тулы. Әмма кеше бер төрле яшькә килеп җиткәч, организмның ракка каршы тору сәләте кими икән.
Русиядә онкология авырулары уртача 64,5 яшьтә ачыклана. Бу хакта RT телеканалы Русия клиник онкология җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.
Ир-егетләрдә яман шешне уртача – 64,9, хатын-кызларда исә 64,2 яшьтә ачыклыйлар. 2008 елда әлеге күрсәткеч 63,8 һәм 63,3 яшь тәшкил иткән.
Экспертлар искәрткәнчә, ир-егетләр арасында онкология авырулары - 71,3 процент, хатын-кызлар арасында 65,8 процент очракта 60 яшьтән узгач ачыклана.
Күкрәк бизендә яман шеш уртача - 60-74, туры эчәктәге яман шеш - 66,6, үпкә рагы 65 яшьтә барлыкка килә.
Моңа кадәр билгеле булганча, теркәлгән барлык яман шеш очракларының күпчелеген тире рагы (меланомадан тыш) белән авыручы пациентлар (78,5 мең очрак) тәшкил иткән. Күкрәк бизендәге яман шеш (70,3 мең очрак) – икенче урында.
Иң киң таралган онкология авыруларына, шулай ук, трахея, бронх һәм үпкә рагы, мәни бизе һәм эчәклектәге яман шеш кергән. Үлем очракларының күбесе (39,9 процент) ашказаны асты бизе яман шеше вакытында теркәлгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196032/
Читайте нас