“Аракы дезинфекция чарасы түгел, чөнки анда спирт күләме аз, - ди табиблар. – Медицина оешмаларында дезинфекция өчен гадәттә 70 процентлы спирт кулланалар. Бу бактерияләрне үтерү өчен минималь процент. Әмма дезинфекция препаратлары юк икән, тирән булмаган яраларны, тырналган урыннарны, һичшиксез, аракы белән юдырырга кирәк. Ул яраны суга караганда яхшырак чистартачак. Чөнки суның үзендә дә бактерияләр булырга мөмкин”.