+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 ноябрь 2019, 11:15

Ютәл борчымасын, дисәгез...

Халык медицинасының сыналган киңәшләренә дә игътибар итегез.

Халык медицинасының сыналган киңәшләренә дә игътибар итегез.
Бронхиттан иң яхшы чара – балдан компресс. Сыек юкә балын күкрәккә яхшылап сөртеп, пергамент яисә кәгазь белән каплап куегыз. Авыру юрган астына төренеп ятарга тиеш. Күкрәкнең ныклап җылынганын тойгач кына торырга һәм балны җылы су белән юып төшерергә кирәк. Соңыннан үсемлек маена берничә тамчы пихта яисә эвкалипт мае тамызып, күкрәккә сөртегез.
Халык медицинасы да төрле компресслар тәкъдим итә. Мәсәлән, ютәл берничек тә туктамаса, гап-гади үсемлек маен су “мунчасында” җылытып, тыгыз тастымалны шуңа манып, йөрәк турына тидермичә авыруның күкрәген урыйлар. Өстенә полиэтилен капларга ярамый! Пергамент ябарга кирәк. Җылы итеп уранып, төн буе шулай ятарга мөмкин.
Бронхиттан котылу өчен майлы компресс болай әзерләнә. Җылытылган үсемлек маенда чылатылган тастымалны боралар һәм кара шалкан сутына маналар. Авыруны гадәттәгечә урыйбыз. Компресссны 30-60 минут тоту яхшы. Әгәр бу вакыт үткәнче үк авыру тәне януын тойса яисә нык тирләп чыкса, компрессны алыгыз. Тәнен яхшылап сөртеп, компресс калдыкларын юып төшерегез, кызарган урыннар булса, вазелин сөртегез.
Ютәлне дәвалауда иң сыналган чара – эремчек. Аның ярдәмендә хәтта үпкәләр ялкынсынуын да белеп була. Башта эремчекне сүндерелгән, суынып барган мичкә яисә торба өстенә куеп торабыз. Плитәдә җылытырга ярамый! Эремчек җылынгач, бер аш кашыгы бал салып бутыйбыз. Тастымал өстенә тигез итеп баллы эремчек җәябез һәм йөрәк өлешенә тимичә генә авыруны төрәбез. Өстенә кәгазь куеп, җылы шәл белән урыйбыз, төнгелеккә калдырабыз. Әгәр иртәнгә эремчек пешкән, ләкин ак килеш калган икән, димәк, үпкәләр ялкынсынуы юк. Әгәр инде эремчек сары төскә керсә яисә анда сары-яшел таплар барлыкка килсә, димәк, үпкәләрдә ялкынсыну бар.
Компресслар – нәтиҗәле чара, шулай да чирне медицина чаралары белән дәвалау да кирәк! Табиб кушкан даруларны эчегез, җылы эчемлекләргә өстенлек бирегез.
Читайте нас