Илеш районында, ямьле Агыйдел буенда урнашкан Уяндык авылын күпләр белә. Биредә туып-үскән шәхес, бизнесмен һәм сәясәтче Рәлиф Рәфил улы Сафин 2008 елда авылда “Ал Роза” кунакханә комплексын төзеткән. Иң беренче чиратта авыл халкын эш белән тәэмин итү максатында барлыкка килгән зур проект Башкортстан кунакларына да, Уяндык халкы өчен дә куанычлы вакыйга булды.
Альп стилендә эшләнгән, уңайлы җиһазлар белән тәэмин ителгән “Ал Роза” сәламәтләндерү комплексында төрле категориядәге ял бүлмәләре бар. Автомобильләр кую өчен бушлай урын каралган. Ял итүчеләр спа-үзәк белән файдалана ала. Анда фин, төрек мунчалары, инфракызыл сауналар, бассейн, Алтай мичкәләре, гидромассаж ванналары, “Нуга Бест” массаж караватларыннан файдаланырга була. Барлык массаж төрләре, тән тиресен файдалы матдәләр белән сылап төрү программалары да тәкъдим ителә. Ял итүчеләргә шөгыльләнер өчен тренажер залы, тын юлларын сәламәтләндерү өчен тоз бүлмәсе бар. Шулай ук теннис, нарды, шашка, шахмат, бильярд, боулинг уеннары өчен аерым урын каралган. Балалар өчен батутлы махсус мәйданчыклар әзерләнгән.
Сәламәтләндерү комплексында бай эчтәлекле һәм файдалы ял программасы тәкъдим ителә. Табигать кочагында авылның саф һавасын сулап балык тоту, көймәләрдә йөзү, велосипедларда, атларда йөрү кунакларның күңеленә хуш килә. Кышын тау чаңгысында шуу трассасы эшли.
Кунакханәдә 120 урынга исәпләнгән ресторан бар. Тәмле иртәнге ашлардан, бизнес-ланчлардан, туклыклы кичке сыйлардан тыш, биредә бәйрәм чараларын үткәрү матур йолага әверелгән. Монда бер милли бәйрәм дә игътибардан читтә калмый диярлек.
— Сабантуйлар даими үткәрелеп тора. Анда ел саен 40-50 меңнән артык кеше җыела. Татар һәм башкорт эстрадасының билгеле шәхесләреннән тыш, монда Русия эстрадасының популяр җырчылары да килә. Уяндык Сабантуеның төп кунагы, әлбәттә — Алсу! Аның чыгышын карарга төрле төбәкләрдән киләләр. Артистлар, алып баручылар, милли ашлар белән мул табыннар, кызыклы программа — һәммәсе бездә гадәти күренеш, — ди администратор вазыйфасын башкаручы Гүзәл Хаҗиева.
“Ал Роза”да күрше авылларда укучы балалар өчен тау чаңгысында түләүсез шуу мөмкинлеге бар. Өлкән яшьтәге уяндыклылар өчен “Ал Роза”да тоз шахтасына йөрү мөмкинлеге каралган.
— “Ал Роза” кунакханә комплексында Разия Исхак кызы Сафина алып барган “Матурлык мәктәбе” эшли. Анда Разия ханым Гүзәл һәм сәламәт булу серләре белән уртаклаша, — ди Гүзәл Венер кызы. — Рәлиф абыйга “Ал Роза” өчен рәхмәтлемен. Эшемне бик яратам. Кунакханә хезмәткәрләренең һәммәсе Уяндыктан. Бездә эшләүчеләр өчен дә, ял итүчеләр өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.
Уяндык урманының шифалы саф һавасы, ылыслы агачларының хуш исе ял итеп дәваланыр өчен яхшы шартлар тудыра. Сәламәтләндерү комплексы кунакларына ел әйләнәсенә онытылмаслык матур хатирәләр бүләк итә.