+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь 2019, 03:50

“Бодрость” тәнгә — дәва, җанга шифа бирә

Сыйфатлы ял итү, дөрес туклану һәм вакытында дәвалану — ныклы сәламәтлек нигезе. Октябрьский шәһәрендә урнашкан “Бодрость” шифаханәсе белгечләре, дәваланучыларның рухи һәм физик халәтен камилләштерүдән тыш, онытылмаслык ял сәгатьләре дә вәгъдә итә.

Сыйфатлы ял итү, дөрес туклану һәм вакытында дәвалану — ныклы сәламәтлек нигезе. Октябрьский шәһәрендә урнашкан “Бодрость” шифаханәсе белгечләре, дәваланучыларның рухи һәм физик халәтен камилләштерүдән тыш, онытылмаслык ял сәгатьләре дә вәгъдә итә. Учреждениедә ел әйләнәсенә сөяк-мускул сис­темасы һәм тоташтыргыч тукыма, нерв системасы, тән тиресе, сулыш һәм ашказаны, гинекология, офтальмология, йөрәк авыруларын махсус программалар ярдәмендә дәвалыйлар.
Шифаханә үзенчәлекле дәвалау ысуллары белән данлыклы. “Бодрость” — Башкортстанда нафталан белән дәвалаучы бердәнбер тернәкләндерү үзәге.

— Нафталан — ул өлгереп җитмәгән нефть. Без аны Азәрбайҗаннан алып кайтабыз. Нафталанның шифалы тәэсире нәтиҗәсендә күптөрле авыруларны дәвалау мөмкинлеге дөнья медицинасына 600 елдан артык мәгълүм. Әлеге табигать байлыгы ярдәмендә остеохондроз, артрит, радикулит, псориаз, нейродермит, экзема, простатит һәм башка авыруларны дәвалыйбыз, — ди “Бодрость” шифаханәсе җитәкчесе Альфир Әсхәт улы Ибраһимов.

Сәламәтләндерү үзәге шартларында полиартрит, поли-

остеохондроз, диск протрузиясе, умыртка бүсере, йогышлы авыруларга каршы көрәш уңышлы алып барыла. Остеохондроз нигезендә барлыкка килгән авыруларны үзенчәлекле дәвалыйлар. Умырткалыкны су астында махсус ысул белән тарттыралар. Нәтиҗәдә, радикуляр авыртынулар басыла. Җылы су тәэсире мускуллар һәм умырткалыкның тартылуына китерә. Массаж, дәвалау физкультурасы белән берьюлы алып барылучы бу процедура хәрәкәтчәнлекне арттыра, кәефне күтәрә, ди урындагы табиблар.

Шифаханәдә, минераль, ылыслы, коры һавалы, углекислоталы, аяклар өчен радонлы, скипидарлы дәвалаучы ванналар белән беррәттән, матурлану максатында баллы, ванильле, каймаклы, цитруслы ванналар да тәкъдим ителә. Ванналар тыныч­ланып ял итәргә, тән тиресен сафландырырга ярдәм итә. Биредә “Шарко”, циркуляр, күтәрелә баручы, массажлы дәвалау душлары да бар. Алар кан тамырларына уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта. Кунаклар өчен махсуслаштырылган дәвалаучы сауна йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Биредә спорт төрләре өчен дә, сәламәтләндерү өчен дә бассейн бар. Тагын бер дәвалау төре — электр энергиясе белән дәвалау. Дарсонваль, магнит, биоптрон, ультрашәмәхә, фонофорез, амплипульсотерапия тән тиресе авыруларын уңышлы дәваларга булышлык итә. Биредә тән тиресен җылылык тәэсирендә үткән парафинотерапия, озокеритотерапия белән дәвалау да каралган.

Күптөрле файдалы процедуралар, отышлы хаклар, тәҗрибәле белгечләр — болар “Бодрость” сәламәтләндерү үзәгенең берничә өстенлеге генә. Ел саен “Башкортстанның иң яхшы шифаханәсе”, “Башкортстанның иң яхшы товарлары” республика конкурсларында шактый югары нәтиҗәләргә ирешә “Бодрость” коллективы.

Ял сәгатьләре шифаханәдә күңелле үтә. Биредә дәвалау гимнастикасы сеансларына йөрергә, бию яисә спорт залларында шөгыльләнергә, караокега җырларга була. Күнекмәләр тәмамлангач, фитобарда сусыл җимешләрне һәм кислородлы эчемлекләрне, үлән чәйләрен тәмләргә мөмкин. Эшлекле кунакларга шифаханәдә кышын — чаңгыда шуу, җәен атларда йөрү мөмкинлеге бар. Спорт уеннарын яратучыларга бильярд, өстәл теннисы, баскетбол мәйданы әзерләнгән. Тынычлыкта, иркен халәттә ял итәргә яратучы кунакларын шифаханә бай әдәбиятлы китапханәсенә җыя.

Игътибарлы хезмәткәрләр, югары дәрәҗәдә хезмәтләндерү, җитди авырулардан дәва табу — “Бодрость” шифаханәсенә хас күренешләр. Учреждениегә, ерак араларны якын итеп, Германиядән, Казахстаннан да киләләр.
Лицензия ЛО-02-01-007278
Читайте нас