+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 ноябрь 2019, 13:05

Геморрагик бизгәктән сак булыйк!

Башкорстанда быел геморрагик бизгәк белән авыручылар саны кискен арткан.

Башкорстанда быел геморрагик бизгәк белән авыручылар саны кискен арткан.
Гыйнвар-сентябрь айларында әлеге куркыныч авыру 922 кешедә ачыкланган, шуларның 14е - балалар. Былтыр әлеге сан ике тапкыр диярлек кимрәк булган.
Инде ноябрь җитүгә карамастан, республика дәваханәләренә кыр тычканы тарата торган "геморрагик бизгәк" диагнозы белән китерелүчеләр агымы тукталмый, ди табиблар. Көзнең башка елларга караганда җылы килүе дә монда үз ролен уйнамый калмый, әлбәттә.

Геморрагик бизгәк кинәт тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелүдән, көчле баш авыртуыннан башлана. Өченче-дүртенче көнгә тәнгә таплар чыгуы мөмкин. Бөерләр зарарлану сәбәпле, билдә, корсакта авыртулар барлыкка килә.

Әлеге чирнең төп билгесе - бәвел бүленүе бик азаю, тән температурасы төшкәч, кешенең хәле тагын да ныграк начарлану. Вакытында дәваханәгә бармаганда, авыру һәлак була.

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!
Читайте нас