+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 ноябрь 2019, 03:48

Баш табиб авылга чыга, Уфага вертолет оча!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр кешеләрнең тормышын күпкә яхшырта бара. Мәсәлән, октябрь аенда гына да республикада бу өлкәдә бихисап вакыйгалар булды. Аларның берничәсенә генә тукталып үтик.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр кешеләрнең тормышын күпкә яхшырта бара. Мәсәлән, октябрь аенда гына да республикада бу өлкәдә бихисап вакыйгалар булды. Аларның берничәсенә генә тукталып үтик.
Республика перинаталь үзәге территориясендә медицина авиатранспорты өчен беренче вертолет мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Аны төзү “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында барды. Барлыгы сигез шундый объект булдыру планлаштырыла, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Бер шундый мәйданчык булдыру якынча 2 миллион сумга төшә. Монда яктылык җиһазлары, һава торышы һәм җил мониторингы системасы, асфальт түшәмәне ремонтлау һәм башкалар керә.

Санавиация мөмкинлекләре кадерле вакытны кулдан ычкындырмыйча, кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Салават районында Республика кардиология үзәге табиблары катнашлыгында чара үткәрелде. Малояз үзәк район дәваханәсендә берничә семинар оештырылды. Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Нико­лаеваның доклады Салават, Кыйгы, Балакатай, Мәчетле, Дуван районнарында үлем очракларын киметү мәсьәләләренә багышланды. Баш табиб артериаль гипертонияне диагностикалау һәм дәвалау буенча заманча киңәшләр дә бирде.

Фельдшерлар өчен үткәрелгән семинар йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга кичекмәс ярдәм күрсәтү темасына багышланды, йөрәк-үпкә реанимациясе буенча гамәли дәрес үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр өчен сәламәтлек дәресләре оештырылды, кардиоүзәк табиблары утызлап пациентны кабул итте.

Шундый ук чаралар Уфа поликлиникаларында һәм Чишмә районында да үтәчәк.

Башкортстанда йөрәк сәламәт­леген ныгытуга багышланган чаралар даими үтеп тора. Мәсәлән, Уфада “Йөрәк маршруты – сәламәтлек маршруты” акциясе оештырылды. Саф һавада җәяү йөрү, спорт чаралары Салават Юлаев исемендәге бакчада, Дим районының Мәдәният һәм ял паркында, “Кашкадан” паркында үтте. Көзге салкынча һавада физик активлык – йөрәк авыруларын кисәтү өчен яхшы чара.

Проектларны тормышка ашыру максатында яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, заманча җиһазлар сатып алына, авыруларны кисәтү өчен чаралар оештырыла. Мәсәлән, “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проекты кысаларында 24-25 октябрьдә Республика клиник онкология диспансерында югары технологияле медицина җиһазлары сафка кертелде. Гомумдәүләт проекты буенча алынган заманча микроскоп ярдәмендә катлаулы операцияләр эшләнәчәк. Онкология дис­пансерының баш табибы вазыйфасын башкаручы Адель Измайлов әйтүенчә, дәваханә югары технологияле операцияләр башкару мөмкинлеге бирүче заманча җиһазлар белән тәэмин ителә.

Шушы көннәрдә яңа микроскоп ярдәмендә уникаль операция башкарылды – 62 яшьлек пациентның телендәге яман шеш юк ителде. Ир вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, аның муенына да метастазалар киткән. Иң яхшы хирурглар ирнең гомерен саклап калу өчен барлык осталыгын кулланды. Диспансер өчен дә бу истәлекле вакыйга булды – микрохирургия реконструкциясе белән тел рагына беренче тапкыр шундый операция башкарылды. Яман шеш кенә алып ташлану түгел, телгә нурланыш белән реконструкция дә ясалды. Элек мондый операцияләр реконструкциясез генә башкарылган.

Хәзер табиблар мондый катлаулы операцияләрне даими башкарырга исәп тота.
Читайте нас