+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 ноябрь 2019, 11:10

Гриппны әзерлек белән каршылыйк

Башкортстанда грипп эпидемиясенең кискен чорында Уфаның 4нче һәм Стәрлетамак шәһәр дәваханәләрендә 5090 инфекцион урын булдырырга исәп тоталар.

Башкортстанда грипп эпидемиясенең кискен чорында Уфаның 4нче һәм Стәрлетамак шәһәр дәваханәләрендә 5090 инфекцион урын булдырырга исәп тоталар.

Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкәннәргә ярдәм оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Люция Әхмәтова әйтүенчә, район дәваханәләренең 41 инфекцион бүлегендә 1326 урын әзерләнәчәк, 95 стационар ресурслары кулланылачак. Эпидемия бусагасы үтелгәндә, балалар һәм терапия бүлекләре инфекцион бүлекләргә үзгәртеләчәк.
Белгечләр Башкортстанда әле хәлнең тыныч булуын билгели. Декабрь уртасына кадәр прививка ясатырга мөмкин. Ә эпидемия вакытында прививка урынсыз, кеше инде авыруының инкубация чорында булырга мөмкин.

Грипп белән авыручылар күбәйгәндә, поликлиникаларда терапевтларның эш сәгате үзгәртеләчәк, балаларга һәм өлкәннәргә кичекмәс ярдәм хезмәте көчәйтеләчәк.

Табиблар авыруны кисәтү өчен сәламәт тормыш алып барырга киңәш итә. Физик яктан актив кешеләрнең авыруны җиңел үткәрүе билгеле.
Читайте нас