+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 ноябрь 2019, 15:10

Дөньяга ашыгып туган балалар бәйрәм итте

Бүген Республика клиник перинаталь үзәгендә Халыкара җитлекми туган бала көне уңаеннан матур бәйрәм үтте.

Бүген Республика клиник перинаталь үзәгендә Халыкара җитлекми туган бала көне уңаеннан матур бәйрәм үтте.

“Парад торопыжек” дип аталган бу чарада әти-әниләр дә, балалар да, табиблар, барлык кунаклар да бик теләп катнашты. Балалар өчен төрле осталык дәресләре оештырылды, бүләкләр ясалды.
Светлана һәм Сергей Сафоновлар бирегә Туймазыдан өч уллары белән килгән. 1,9 яшьлек игезәкләр Максим һәм Матвей 32 атналык чакларында ук туарга дөньяга ашыккан. Җитлекмичә туган сабыйлар беренче ике ай гомерен реанимациядә үткәргән. Малайлар биш айлык булгач, Сафоновлар Уфадагы “Үзенчәлекле балалар” хәйрия фондының “Сөйкемле сабый” абилитация үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Үзәктә күрсәтелгән ярдәмнән бу гаилә бик канәгать, рәхмәтле.

“Үзенчәлекле балалар” фондының директоры Фәйрүзә Латыйпова мондый балаларны “җиңүчеләр” дип атый. Алар дөньяга вакытыннан алда килсәләр дә, сынауларны үтә белүчеләр. Фәйрүзә Мөнәвәр кызы бәйрәмнең балалар өчен генә түгел, табиблар өчен дә бик әһәмиятле булуын билгеләде, алар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрә.

Дәүләтшиннар гаиләсен бәйрәмгә перинаталь үзәк табиблары чакырган. Олеся үткән 8 Март бәйрәмендә дөньяга игезәк малай белән кыз – Есения һәм Даниэльне бүләк иткән. Ләкин сабыйлар 27 атналык булып туган. 30 апрельгә кадәр реанимациядә ятарга туры килгән. Бүген Олеся белән Ринат шатлыклы елмая – балалары сау-сәламәт.

Чара матур концерт программасы белән тәмамланды. Әти-әниләр табибларга рәхмәт белдерде, ак халат ияләренә чәчәкләр бүләк ителде.
Читайте нас