+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2019, 11:20

Кадрлар кытлыгы кайчан бетәр?

Бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республиканың медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерү буенча күрелгән чаралар турында бәян итте.

Бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республиканың медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерү буенча күрелгән чаралар турында бәян итте.
Ун айда учреждениеләргә 371 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. “Авыл докторы” программасы кысаларында 99 табибка — 1әр миллион, 10 фельдшерга 500әр мең сум акча бирелергә тиеш иде, әле 37 табиб һәм 5 фельдшер шушы акчаны алган. Калганнарына 1 декабрьгә кадәр биреләчәк.
Агымдагы елда 1033 студент һәм 442 ординатор белән максатлы килешүләр төзелгән. Тәүгеләренә — 5 мең сум, ординаторларга 8 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Алар шәһәр һәм районнарга кайтып, ким дигәндә, өч ел эшләргә тиеш булачак. Радий Хәбиров әлеге программаның киләсе елда да дәвам ителәчәген белдерде.
Читайте нас