Учалыда үзәк шәһәр дәваханәсендә пациентларны телемедицина технологияләре буенча кабул итүне уңышлы тормышка ашыралар. Үткән атнада Ишмәкәй, Яңа Бәйрәмгол авылларыннан дүрт пациент онлайн режимда терапевт консультациясе алды.
Телемедицина мөмкинлекләре Учалы дәваханәсендә 2018 елдан кулланыла. Баш табиб Рөстәм Латыйпов бу алымның ерак авылларда яшәүчеләр өчен уңайлы булуын билгели.
Телемедицина ярдәмендә авыл кешесенең кардиолог, эндокринолог, ревматолог, невролог һәм башка тар белгечләрнең ярдәмен алу мөмкинлеге бар.
ФАП фельдшерлары телемедицина консультациясе кабинеты хезмәткәре белән алдан элемтәгә чыга һәм кабул итү көнен, вакытын билгели.
Учалы дәваханәсе үз исәбенә ФАПларны ноутбуклар белән дә тәэмин итә.
Агымдагы ел башыннан 475 телеконсультация үткәрелгән, бу күрсәткечләр буенча Учалы республикада лидер булып тора. Уфа белгечләре Учалы пациентларына 310 тапкыр консультация биргән, онлайн-консультацияләрне 165 авыл кешесе алган.