+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2019, 17:00

Сөт эчкән бала сәламәт була!

Бүген Октябрьский шәһәрендә сөт кухнясы ачылды. Ул барлык санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә җавап бирә, продукциянең югары сыйфатын гарантияли.

Бүген Октябрьский шәһәрендә сөт кухнясы ачылды. Ул барлык санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә җавап бирә, продукциянең югары сыйфатын гарантияли.

Октябрьскийдагы фабрика-кухняда сөт, кефир, эремчек, йогурт җитештерелә. Якын арада ассортимент 12 позициягә кадәр киңәячәк. Җитештерү куәте – тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт, бу елына 1,5 миллион порция тәшкил итә. Сөт продукциясе белән Октябрьскийда, Туймазы, Бәләбәй, Әлшәй, Дәүләкән районнарында яшәүче 1,2 мең бала тәэмин ителәчәк. Шәһәр территориясендә ике продукция бирү пункты бар, шулай ук һәр районда берәр пункт урнашкан.

Республика җитәкчелеге “сөт кухняларын” тергезү турында карар иткән иде. Моңа кадәр сөт кухнялары Уфада гына бар иде. Агымдагы елның 1 июленнән Стәрлетамакта бер кухня эшли башлады. Аның продукциясе белән Стәрлетамак, Уфа, Ишембай районнарында, Стәрлетамак, Кумертау, Салават шәһәрләрендә 2118 бала тәэмин ителә.

Бүген Башкортстанда 3 яшькә кадәр 150 меңнән артык бала яши, аларның 26 меңе - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, бушлай сөт продукциясе алуга хокуклы.

2020 елның 1 гыйнварыннан республиканың ташламалы категориягә кергән барлык балалары бушлай сөт продукциясе – коры махсус сөт катнашмалары, коры боткалар, сөт кухнялары һәм сәнәгать җитештерүендәге сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: