“Үзенчәлекле балалар” хәйрия фонды җитәкчесе Фәйрүзә Латыйпова моны тормыш тәҗрибәсенә нигезләп әйтә
Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 1 декабрьгә кадәр җитлекми туган, өч яшькәчә балалар абилитациясе буенча проектны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде. Приморье перинаталь үзәге бу өлкәдә беренче мәйданчык булачак.
Ил башлыгының сабыйлар сәламәтлеге проблемасына зур игътибар бүлүе бик мөһим. Абилитация – инвалидларга, сәламәтлегендә тайпылыш булганнарга җәмгыятьтәге шартларга яраклашу өчен дәвалау, педагогик, психологик яисә социаль чаралар үткәрү дигәнне аңлата. Шунысы сөенечеле – безнең республикада инде берничә ел балалар абилитациясе буенча уңышлы эш алып барыла. “Үзенчәлекле балалар” хәйрия фонды директоры, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-неонатолог Фәйрүзә Латыйпова “Сөйкемле сабый” абилитация үзәген дә җитәкли һәм фондның бу проекты сәламәтлегендә тайпылыш булган биш яшькәчә балаларга тормышка яраклашырга, сәламәтләнергә ярдәм итә.
– Ярдәм вакытында күрсәтелгәндә, балаларның 25 проценты инвалидка әйләнми, — ди үз эшенә чын күңелдән бирелгән Фәйрүзә Мөнәвәр кызы. – Мондый үзәк ачу күптәнге хыялым иде. Хәзер республика буйлап абилитация ярдәмен тормышка ашыру белән мәшгульбез. Балалар поликлиникаларында эш алып барабыз, бу юнәлештә хезмәткәрләр әзерлибез. Хәтта Русиядә моңа кадәр булмаган методикалар кулланып эшлибез.
Үзәкне карап йөргәндә, чынлап та, ил башкаласының яхшы медицина учреждениесенә килеп кергәндәй тоясың үзеңне. Бар җирдә яхшы ремонт, заманча шартлар тудырылган. Бер бүлмәдә — нәниләр өчен махсус тренажерлар, икенчесендә — массаж кабинеты, өченчесендә логопед шөгыльләнә... Могҗизалар кабинетында (физкабинет), мәсәлән, балалар хәтта яңадан әниләренең йөрәк астында булган чакларына кайта ала, моның өчен махсус җайланма бар. Бу неврология буенча проблемалары булган балаларга куркуны җиңәргә ярдәм итә икән. Биредә ... җырлый торган бассейнга кадәр бар! Кечкенәләр андагы янып торган төсле шарлар эченә әниләре белән бергә кереп чума икән.
– Бу кадәрне булдыруга ничек ирештегез? – димен, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.
– Республика җитәкчелеге авыру балалар сәламәтлеген тергезү проблемасына зур игътибар бүлә. Бу бинаны ремонтлау өчен миңа кешеләр бирделәр, зур ярдәм күрсәттеләр. Безнең меценатлар да күп, – ди Фәйрүзә Латыйпова, үзәккә ярдәм иткән кешеләрнең стенада эленгән фотоларына күрсәтеп. – Шунысы сөенечле, Радий Хәбиров республикага җитәкчелек итә башлагач та инвалид, сәламәтлегендә тайпылыш булган балалар проблемасын хәл итүне беренчел мәсьәләләр исәбенә кертте, безнең эшне хуплады. Дәүләт учреждениеләрендә ярдәм алмаучы мондый “үзенчәлекле балалар” өчен сертификатлар булдыру хакында карар чыгарды. Бездә мондый сертификатка ия булганнар ярдәм ала башлады да инде.
Шулай ук, 120 балага Башкортстан Башлыгы Гранты да булдырылган. Аңа бер миллион сумга якын акча бүленгән. Ноябрьдән үзәктә бу балаларга бушлай ярдәм күрсәтә башлаганнар. Дәвалануга түләү өчен мөмкинлеге булмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтү – изге эш. Өч ел эшләү дәверендә үзәктә 300дән артык балага ярдәм күрсәтелгән. Ата-аналар барлык процедуралар вакытында балалары белән бергә була, өй шартларында алар белән ничек шөгыльләнергә өйрәнә. Үзәкнең девизы – “Авыртусыз, мәхәббәт белән дәвалыйбыз”.
Биредә реанимация чаралары үткәргән, интенсив терапия алган, операцияләр кичергән, үпкәләренә ясалма вентиляция ясалган балалар дәвалану ала. Белгечләр әйтүенчә, сабый чагында ук авыруларга дучар булган, әнисе белән аерылып торган, аның җылысын тоймаган бала соңыннын күңел төшенкелегенә, аутизмга, агрессиягә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә вакытында абилитация үтү бик мөһим.
– Төп принцип – зыян китермә. Безнең методика гипоксия һәм баш мие зарарлану йогынтысын минимальләштерергә ярдәм итә. Яңа туган баланың баш мие пластиктай, аның зарарланмаган урыннары зарарланган урыннарның функциясен үзенә алырга мөмкин. Вакытны гына кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди Фәйрүзә Латыйпова. – Максатыбыз – инвалидлыкны булдырмау.
“Сөйкемле сабый” белгечләреннән яшь ата-аналарга киңәшләр:
* Баланың күрү анализаторын эшкә кушарга кирәк – чагу уенчыклар күрсәтегез, үзегез дә соры, караңгы киемдә йөрмәгез.
* Бишек җырлары җырлагыз, бала белән бергә классик музыка, табигать тавышлары тыңлагыз.
* Сабыйны туп өстендә гимнастика ясатыгыз. Ул аңа киеренкелектән котылырга, мускулларны ныгытырга ярдәм итә.
* Бармаклар белән баланың кул-аякларына, колакларына массаж ясау аның рефлектор реакциясен яхшырта.
* Сабый бала белән дә еш сөйләшергә кирәк.
* Көн саен 10-30 минут гимнастика балага да, әнигә дә файдалы.
* Айның 10 көнендә бала ваннасына диңгез тозы, каен, имән яфраклары салырга онытмагыз.
* Баланы мөмкин кадәр озаграк имезергә кирәк. Моның өчен әни кеше яхшы тукланырга, витаминнар эчәргә тиеш. Сөт беткән кебек тоелса, ясалма тукландыруга күчәргә ашыкмагыз. Кайнар душ астында торып, сөтле яшел чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, чикләвекле сөт (дүрт чистартылган әстерхан чикләвеген 500 миллилитр кайнар сөттә бер сәгать төнәтегез) эчеп карагыз.
* Балаларны иртә үстерү буенча әдәбият укыгыз.
* Баланы еш кулыгызга алыгыз, иркәләүдән курыкмагыз. Кеше ничә яшьтә булса да, аның әнисе белән буласы килә.
* Баланы мактагыз, аның нинди матур, акыллы, әйбәт булуын әйтегез.
* Сабый белән аралашканда “алдакчы, оятсыз, хулиган” кебек сүзләр кулланмагыз. Негатив мәгълүмат бер яшькәчә баланың баш мие тышчасы астында кала.
* Баланың баш түбәсеннән маңгаена кадәр мөмкин кадәр ешрак сыйпагыз (көненә ким дигәндә 20 тапкыр). Кеше сабый чагында никадәр күбрәк тактиль тойгылар кичерсә, аның эрудициясе шулкадәр яхшырак булуы галимнәр тарафыннан исбат ителгән.
* Дөньядагы бер генә дару да әнине алыштыра алмый.