“Инцидент” системасы ярдәмгә килгәнче Алкино авылы кешеләре табибка күренү өчен Чишмәгә кадәр барырга мәҗбүр булган
“Алкино” шифаханәсе авылы халкына табибка эләгү өчен катлаулы юл үтәргә туры килә. Авылның үзенең фельдшер-акушерлык пункты юк. Пенсионерларга, инвалидларга исә тикшеренүләргә даими йөрергә кирәк. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү өчен алар башта гади булмаган сәяхәткә әзерләнә: җәяүләп, яисә юлдагы машиналарны туктатып, күрше авылга кадәр барырга кирәк.
— Моңа кадәр Алкино-2гә барырга туры килде. Әгәр дә бу вакытта табиб булмаса, яки ул авырса, Чишмәгә юллана идек. Бу бик катлаулы сәфәр. Анализларны биреп, табибка эләгү дә авыр булды. Акча күп тотылды, шул бер пенсиядән бит инде, — ди өлкән яшьтәгеләр.
“Алкино” шифаханәсе авылында меңнән артык кеше, шул исәптән 200 бала яши. Яңа бистәдә яшь гаиләләр аеруча күп. Алар өчен дә фельдшер булмау үзен сиздерә. Ә күрше авылга бару акча янчыгына суга.
“Такси кыйммәт. Алкино-2гә кадәр — 250 сум, Чишмәгә тагын да кыйммәтрәк. Турыдан-туры рейс юк, бер автобустан икенчесенә күчеп утырабыз, бер белешмә алу өчен балалар әти-әниләре белән йөри”, — ди “Алкино” шифаханәсе авылында яшәүчеләр.
Алар муниципаль хакимият алдында ФАП төзү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргән. Әмма аны хәл итеп булмаган. Нәтиҗәдә, авыл халкы медучреждениесе булмау проблемасы турында республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битенә язган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” программасы теркәгән.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы халыкның социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Гөлназ Кәлимуллина белдерүенчә, 2009-10 елларда социаль программа кысаларында биредә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, күп балалы гаиләләр өчен йортлар төзелгән. Кызганычка каршы, су, яктырту белән проблемалар бар, ФАП исә бөтенләй юк. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң Чишмә районы хакимияте, ведомстволар вәкилләре һәм, әлбәттә, “Алкино” шифаханәсе авылы халкы катнашлыгында күчмә киңәшмәләр узган.
Нәтиҗәдә, модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү турында карар кабул ителгән. Аның бәясе — якынча 2,5 миллион сум. ФАП бер ай эчендә төзелгән.
Шушы көннәрдә Чишмә район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров урындагы халык өчен яңа ФАП буенча кечкенә экскурсия үткәргән. Анда кабул итү бүлмәсе, шулай ук, акушерлык һәм гинекология җиһазлары һәм процедура кабинеты урнашачак. Керү урыны мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус белән дә җиһазландырылган. Хәзер ФАП өчен кирәкле җиһазлар сатып аласы калган — моңа 500 мең сумга якын акча тотылачак. Беренче пациентларны пункт декабрь башында кабул итәчәк.
— Без фельдшерны урындагы халыктан конкурс нигезендә сайлап алдык. Бүген җылылык үткәрү өчен электрга тоташтыру мәсьәләсе кискен тора. Кирәкле анализларны ясап, санитар нәтиҗә һәм әлеге фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлегенә лицензия алачакбыз, — ди Камил Яппаров.
“Инцидент-менеджмент” программасы эшли башлаганнан бирле Башкортстанда 60 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Аларның зур гына өлешен медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре тәшкил итә. Республика Башлыгы сәламәтлек саклау системасын үстерүне шәхси контрольдә тота. Моңа кадәр Радий Хәбиров 3 авыл табиблык амбулаториясе, 20 ФАП төзеләчәген, 147 модульле һәм 54 күчмә фельдшер-акушерлык пункты сатып алыначагын билгеләп үтте.