Салкында өшеп кергәннән соң, тиз арада җылынам дип, кайнар ваннага керү яисә кулларны, аякларны кайнар су белән юуу сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.
Билгеле булуынча, тән өши башлагач, кан агымы яшәү өчен мөһимрәк органнарны саклау өчен үзәккә омтыла. Куллар-аякларда кан йөреше азая, алар туңган кебек була. Кисәк кенә кайнар су белән юыну өшегән кан тамырларына зарар китерә. Салкын су исә, киресенчә, кан йөрешен нормага сала, дип яза “Версия”.
Кайнар ваннага керү аеруча хәвефле, чөнки өшегән аяк-куллардан үзәккә ургылган салкын кан агымы йөрәккә үлемечле тәэсир итә. Статистика буенча йөрәк туктау аеруча кышкы көннәрдә күзәтелә. Шуңа күрә өшүдән сакланыгыз.