+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь 2019, 07:05

Ябыгу нәтиҗәле булсын өчен 5 киңәш

Кайвакыт барлык ябыгу кагыйдәләрен үтәп тә ябыгып булмый. Нишләргә? Белгечләр биш киңәш бирә.

Кайвакыт барлык ябыгу кагыйдәләрен үтәп тә ябыгып булмый. Нишләргә? Белгечләр биш киңәш бирә.

Организмны бер төрле күнегүләргә генә өйрәтмәгез. Ул күнегә һәм ябыкмый башлый. Күнегүләрне төрләндерегез.Диета тотасыз икән, “ычкынмагыз”, югыйсә, югалган килограммнар артыгы белән кайтачак.
Озак вакыт утыру кайвакыт ябыгуны тоткарлый. Ябыгучы кеше хәрәкәттә булырга тиеш. Көннең күп өлешен утырып үткәрсәгез, спортзал да, диета да ярдәм итми.
Күп су эчегез. Организмга су җитешмәүдән дә симерергә мөмкин.
Тренировкалар алдыннан һәм алардан соң дөрес тукланмау да ябыгуны тоткарлый, дип ышандыра белгечләр. Моңа игътибарлы булыгыз.
Читайте нас