Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Республиканың ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге нигезендә күчмә “Сәламәтлек сәгате” үткәрде.
Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе шалтыратуларны кабул итү залын карады һәм “03” бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эше белән танышты. Станциянең баш табибы вазыйфасын башкаручы Александр Степанов “ашыгыч ярдәм” хезмәтенең, үзәкнең нинди шартларда эшләве турында сөйләде.Киңәшмә төбәктә ашыгыч медицина ярдәме хезмәт эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә багышланды. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, әлеге вакытта “ашыгыч ярдәм” штаты табиблар белән 54,5, фельдшерлар белән 80 процентка комплектланган. Кадрлар кытлыгын бетерү чаралары сыйфатында медицина колледжларының соңгы курсларында “ашыгыч ярдәм” фельдшерларына өстәмә укыту оештырылды, медикларга һәм водительләргә өстәмә түләүләр мәсьәләсе карала.
Максим Забелин, шулай ук, санитар транспорт паркының яңартылуын билгеләп үтте. Әлеге вакытта анда 565 автомобиль бар, алар, нигездә, яңа.
Федераль һәм төбәк бюджетлары исәбенә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында биш автопоезд ерак районнарга барып пациентларны кабул иткән. Радий Хәбиров бу тәҗрибәне уңай бәяләде.