Әлшәй районында 22 фельдшер-акушерлык пункты су һәм канализация челтәренә тоташтырылды
Төбәк авылларында 39 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Аларның эшчәнлеге район хакимиятенең ныклы күзәтүенә алынган. Агымдагы ел медицина пунктларын көн таләпләренә яраклаштыру юнәлешендә нәтиҗәле булды, дип расларга ныклы нигез бар.
Атап әйткәндә, барлык ФАПларда да агымдагы яңарту эшләре үткәрелде. Һәрхәлдә, биналарны агартып-буяп торалар. Моннан тыш, аерым медицина пунктларын яңарту буенча күләмле эш җәелдерелде. Әмма иң мөһиме: 22 ФАП су челтәренә тоташтырылгач, аларда канализация корылмалары җиһазландыру мөмкинлеге туды. Кармыш фельдшер-акушерлык пункты да шулар исәбенә керә. Әйткәндәй, райондагы төрдәшләре арасында ул иң “карт”лардан исәпләнә – 1972 елда “Победа” колхозы исәбенә салынган. Ул чор өчен бина заманча булса да, хәзер, чын мәгънәсендә, искелек калдыгы саналырга хаклы. Шуны күздә тотып, Кармыш ФАПы районның капиталь ремонт үткәрү проектына кертелгән. Әмма уйланганны тормышка ашыру финанслар бүленүгә бәйле. Шул ук вакытта, медпунктта заманча шартлар тудыру – бүгенге көн таләбе.
– Күләмле ремонт эшләре башлануны көтеп тормаска булдык, – ди Кармыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Давыт Шәкүров. – Бюджетта мөмкинлек бар иде, су һәм канализация челтәре өчен кирәкле җиһазларны шул акчага сатып алдык. Ә инде корылмаларны урнаштыруга авыл осталарын җәлеп иттек. Түләнмәсә дә, эшкә бик теләп алындылар, чөнки медпункт авыл халкына хезмәт итә бит. Очрактан файдаланып, ФАПны яңартуга зур өлеш керткән авылдашлардан Фәнзил Хәсәнов, Илнур Каһарманов һәм Рәйфә Садыйковага “Кызыл таң” аша олы рәхмәтемне белдерәм.
Йөз квадрат метрлы медицина пункты заманча төс алган. Су һәм канализация челтәре җиһазлану күп кенә уңайлыклар тудыруга мөмкинлекләр ачкан.
Матур үзгәрешләргә, әлбәттә, ФАП мөдире Рәйфә Шәмсетдинова аеруча шат. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге аның хезмәт юлы 31 ел элек башлана. Уфаның 1нче медицина училищесында укып чыга, аннары белемен медицина университетында камилләштерә. Уфа, Раевка дәваханәләрендә эшләп ала, ниһаять, Кармыш авылына килен булып төшкәч, әлеге вазыйфасында төпләнә.
Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: Рәйфә Гаяз кызы Әлшәй районында иң бай тәҗрибәле авыл фельдшерлары исәбендә. Хәзерге чорда аның карамагында 620 кеше исәпләнә, шулардан 172се пенсия яшендәгеләр. Өлкәннәрнең күпчелеге 70 яшьтән өстә, 80-90 яшьтән узучылар да байтак. Алар авыл фельдшерына өстәмә мәшәкать тудырса да, Рәйфә Шәмсетдинова йөкләтелгән бурычларын намус белән үти, пациентларының сәламәтлеге аның ныклы күзәтүендә. Тәҗрибәле шәфкать туташын борчыган мәсьәләләр дә бар. Атап әйткәндә, күпләрнең үз сәламәтлегенә битарафлыгы. Медицина тикшеренүен генә түгел, хәтта флюорография үтүне дә инкарь итүчеләр очрый. Ә гомум нәтиҗәләр аянычлы: соңгы чорда, мәсәлән, шикәр диабеты белән җәфаланучылар арткан. Бу уңайдан ФАП мөдире шундый саннар китерде: 7 ел элек кенә диабет диагнозлы авырулар бөтенләй булмаган авылда. Ә хәзер исә 9 кеше хәзерге заманда аеруча киң таралган әлеге чирдән интегә. Яман шеш авыруына дучар булучылар саны да арта.
Кармыштагы яңартылган ФАП авылда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә игътибар үсүнең бер билгесе, әлбәттә. Тоташ район буенча фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту юнәлешендә эш бара, дигән идек. Мәсәлән, Кырым авылындагы ФАПка капиталь ремонт үткәрелә. Авария хәлендәге медпунктлар ачыкланып, бу мәсьәләне хәл итүдә максатлар билгеләнгән. Дим авылындагы ФАП, мәсәлән, биредәге мәктәп бинасына күчерелгән. Кайраклы авыл медпунктында да әлеге юнәлештә үзгәрешләр көтелә. Казан, Таштүбә ФАПларын яңарту да күз уңында тотыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.