+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь 2019, 12:50

Вероника Скворцова Уфада ашыгыч ярдәм үзәгендә булды

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Уфада Ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчер үзәгендә булды.

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Уфада Ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчер үзәгендә булды.

Әлеге вакыта диспетчерлар Уфадан һәм Уфа районыннан чакырулар кабул итә. График буенча бер сменада 15 диспетчер эшли. Ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Аяз Камалов әйтүенчә, чакырулар кабул итү зонасын зурайтырга планлаштыралар.Башкортстан тугыз медицина округына бүленгән, киләсе елдан Уфага Үзәк округтан чакырулар киләчәк, анда 16 муниципаль берләшмә кергән.
Әле Уфада якынча тәүлегенә 1200 чакыру кабул ителә, Башкортстан буенча 3200 мөрәҗәгать теркәлә.
Вероника Скворцовага ашыгыч ярдәм бригадаларына бирелгән планшетлар буенча эшчәнлекне күрсәттеләр. Анда табиблар юнәлткән пациент турында барлык мәгълүмат бар – хроник авырулар, аллергия, ничә яшьтә булуы. Ашыгыч ярдәм табибы да пациент турында мәгълүмат тутыра.


Читайте нас