Уфага эш сәфәре вакытында Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Республика онкология диспансерының радиология бүлегендә урнашкан линияле тизләткечләр эше белән танышты.
Диспансерда барлыгы өч заманча тизләткеч файдалануга кертелгән. Аппаратлар онкология авырулары булганнар өчен ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртучы нурланыш терапиясенең югары төгәллеген тәэмин итә.Радиология бүлеге мөдире Фәгыйм Мофазалов әйтүенчә, биш мең кеше радиология дәвалануы ала.
- Соңгы вакытта радиология хезмәте ныклап яңадан җиһазландырылды, бүгенге барлык дәвалау технологияләрен тормышка ашырырга сәләтле беренче җайланма барлыкка килде. Дәвалау пациентның сулыш алуын контрольдә тотып үткәрелә. Киләсе елның язына онкодиспансерда операция белән дәвалауга альтернатива сыйфатында стереотаксик нурланыш кертү күз уңында тотыла. Пациентның сайлау мөмкинлеге булачак. Процедура 15 минут дәвам итә. Аппарат универсаль, кеше тәнендәге шешнең теләсә нинди локализациясен дәваларга мөмкинлек бирә. Йогынты ясау кыры – 2-40 сантиметр,шул ук вакытта берничә мишеньгә йогынты ясарга була, - дип билгеләде ул.
Табиб тиздән Башкортстанда илдә беренчеләрдән булып 7D нурланыш терапиясе дә булачагы хакында сөйләде.