+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 ноябрь 2019, 08:35

“Ана һәм бала” клиникасы Башкортстанда унъеллыгын билгеләде

Уфада Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадагы “Мать и дитя” клиникасының 10 ел булуы уңаеннан тантаналы җыелышты катнаштылар.

Уфада Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадагы “Мать и дитя” клиникасының 10 ел булуы уңаеннан тантаналы җыелышты катнаштылар.

Вероника Скворцова клиниканың сәламәлек саклауның бердәм милли системасына керә баруын һәм гражданнарга медицина страховкасы кысаларында бушлай ярдәм күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда киңрәк катнаша баруын билгеләде.Республика Башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлылар өчен клиникада яхшы шартлар тудырылуын, республикада клиника эшчәнлеге нәтиҗәсендә 5,5 мең бала тууын ассызыклады, клиниканың баш табибы Марк Курцерның баш хәрефтән башланган доктор икәнен билгеләде һәм чын күңелдән беренче унъеллык белән тәбрикләде.
Республика Башлыгы Марк Курцерны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Клиника табиблары Айгөл Низаева һәм Синара Тайчинова “Башкортстанның атказанган табиблары” исеменә лаек булдылар.
Читайте нас