Ашыгыч ярдәм бригадасы табибының диагнозны Интнернетта эзләве шау-шу уяткан.
Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә ашыгыч ярдәм бригадасы табибы кул баласына чакыруга килеп, аның мөмкин булган диагнозын Интернетта эзли башлый. Видеоны социаль челтәрләргә сабыйның әнисе “элгән”.
Видеоязмада ашыгыч ярдәм хезмәткәренең авыру билгеләрен Интернет чыганаклары ярдәмендә ачыкларга тырышуы күренә. Табиб янында медицина ярдәменә мохтаҗ сабый да күренә. “Зондлаштырганда микротравмалау булырга мөмкин”, — дип укый табиб телефонындагы киңәшләрне.
Әлбәттә, бу күренеш Интернет кулланучыларда каршылыклы фикерләр уяткан. Берәүләр, “табиб өстәмә чыганакка мөрәҗәгать иткән икән, димәк, ул надан дигән сүз түгел әле”, “миллионлаган чирне исендә калдырырга табибны компьютер дип белдегезме әллә?!” дип якласа, икенчеләр кискен каршы чыкты. Янәсе дә, табибның гугл аша диагноз ачыклавы бернинди кысаларга да сыймый.
"Хәзер поликлиникаларда да шундый ук хәл", "нигә кирәк ул медицина, күптән Интернет аша диагноз ачыклыйбыз, шуннан дәваланабыз", - дип комментарийлар язганнар.
Өлкәнең ашыгыч ярдәм станциясе әлеге очрак буенча тикшерү эше башлаган.