Үткән җомгада Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Башкортстанга эш сәфәре белән килде.
Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Уфада Ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчер үзәгендә булды. Биредә диспетчерлар Уфа шәһәреннән һәм районыннан чакырулар кабул итә. График буенча бер сменада 15 диспетчер эшли. Ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Аяз Камалов әйтүенчә, чакырулар кабул итү зонасын зурайтырга планлаштыралар.Башкортстан тугыз медицина округына бүленгән, киләсе елдан Уфага Үзәк округтан чакырулар киләчәк, анда 16 муниципаль берәмлек кергән.
Әле Уфада тәүлегенә якынча 1200 чакыру кабул ителә, Башкортстан буенча 3200 мөрәҗәгать теркәлә.
Вероника Скворцовага ашыгыч ярдәм бригадаларына бирелгән планшетлар буенча эшчәнлекне күрсәттеләр. Анда табиблар юнәлткән пациент турында барлык мәгълүмат бар – хроник авырулар, аллергия, ничә яшьтә булуы. Ашыгыч ярдәм табибы да пациент турында мәгълүмат тутыра.
Уфага эш сәфәре вакытында Вероника Скворцова шулай ук Республика онкология диспансерының радиология бүлегендә урнашкан линияле тизләткечләр эше белән танышты. Диспансерда барлыгы өч заманча тизләткеч файдалануга кертелгән. Аппаратлар онкология авырулыларга ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшыртучы нурланыш терапиясенең югары төгәллеген тәэмин итә.
Радиология бүлеге мөдире Фәһим Мофаззалов әйтүенчә, биш мең кеше радиология дәвалануы ала.
– Соңгы вакытта радиология хезмәте яңадан ныклап җиһазландырылды, бүгенге барлык дәвалау технологияләрен тормышка ашырырлык беренче җайланма барлыкка килде. Дәвалау пациентның сулыш алуын контрольдә тотып үткәрелә. Киләсе елның язына онкодиспансерда операция белән дәвалауга альтернатива сыйфатында стереотаксик нурланыш кертү күз уңында тотыла. Пациентның сайлау мөмкинлеге булачак. Процедура 15 минут дәвам итә. Аппарат универсаль, кеше тәнендәге шешнең теләсә нинди локализациясен дәваларга мөмкинлек бирә. Йогынты ясау кыры – 2-40 сантиметр, шул ук вакытта берничә урынга йогынты ясарга була, – дип билгеләде ул.
Табиб тиздән Башкортстанда илдә беренчеләрдән булып 7D нурланыш терапиясе дә булачагы хакында сөйләде.
Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадагы “Ана һәм бала” клиникасына 10 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелышта да катнаштылар. Вероника Скворцова клиниканың сәламәтлек саклауның бердәм гомумдәүләт системасына керә баруын һәм гражданнарга медицина страховкасы кысаларында бушлай ярдәм күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда киңрәк катнаша баруын билгеләде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлылар өчен клиникада яхшы шартлар тудырылуын, республикада клиника эшчәнлеге нәтиҗәсендә 5,5 мең бала тууын ассызыклады, клиниканың баш табибы Марк Курцерның күренекле доктор икәнлеген билгеләде һәм чын күңелдән беренче унъеллык белән тәбрикләде.
Республика Башлыгы Марк Курцерны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Клиника табиблары Айгөл Низаева һәм Синара Тайчинова “Башкортстанның атказанган табиблары” исеменә лаек булдылар.
Ләйсән Якупова.