“Медицина һәм сыйфат-2019” XII Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә агымдагы елда “Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге өчен” бәйгесенә йомгак ясалды. Аның эшендә алты илдән һәм Русиянең 85 субъектыннан 800дән артык кеше катнашты.
“Дарулар тәэминатын оештыру” номинациясендә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы җиңүче дип табылды.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, бу нәтиҗәгә төбәк җитәкчелеге һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси ярдәме белән ирешелде.
Республика җитәкчесе башлангычы белән Башкортстанда агымдагы елда төбәк ташламалары буенча дарулар белән тәэмин итүне финанслау, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 15 процентка арткан.
Сәламәтлек саклау министрлыгы кабул иткән чаралар һәм төбәк бюджетыннан финанслауны арттыру дарулар белән тәэмин итүне оештыру буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре өлешен быел 9 айда 30 процентка киметергә мөмкинлек бирде.