Табиб киңәшенә колак сал.
Психиатр-нарколог Алексей Магалиф билгеләвенчә, Яңа ел табынында ике кагыйдәне үтәргә кирәк – ач килеш исерткеч эчмәскә, һәм инде эчкән очракта, аны төрләндермәскә. Эчмәсәң бигрәк тә яхшы.
«Әгәр кеше табында салгалый-салгалый озак утырырга уйлый икән, ара-тирә хәрәкәтләнеп алырга (бию һ.б.) киңәш ителә. Бу, үз чиратында, матдәләр алмашуын тизләтә”, ди белгеч. Өстәлдә яшелчә, яшелчә салатлары күбрәк булсын. Алар ашказаны-эчәк юлларының тиешенчә эшләве өчен мөһим. Шулай ук аксымга бай һәм майлы ризыкларның булуы шарт. Мәсәлән, майлы ит, балык, тавык һ.б. Ә инде тозланган “закускалар”ның исерткечләрне эшкәртүгә бернинди тәэсире дә юк. Шулай ук Яңа ел табынының иң файдасыз дип табылган салаты “тунлы селдь”. Кичтән күбрәк киткән булса, икенче көнне лимонлы су хәлне җиңеләйтә, дип яза “Известия”.