+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 декабрь 2019, 04:49

Яман шеш, бавыр циррозына ниләр сәбәпче?

Дөрес тукланыгыз, диләр белгечләр.

Дөрес тукланыгыз, диләр белгечләр.

Немец гастроэнтерологы, профессор Томас Фрилинг, күпъеллык тикшеренүләреннән чыгып, ашказаны-эчәк системасына зарар китерә торган ризыклар итеп шикәр, шоколад, мармеладны атый.
Ул шулай ук камыр ашларын чикләргә кирәк, ди. Ысланган колбаса һәм шундый эшкәртү аша ясалган ит ризыкларын да атнага бер тапкырдан артык ашарга киңәш ителми.

Маргарин белән майонез да организмга сизелерлек зыян салырга мөмкин. Туклану дөрес булмаганда, ягъни атап үтелгән продуктлар өстенлек иткән очракта, бу юан эчәк яман шешенә яки бавыр циррозына китерергә мөмкин, дип хәбәр итә Фрилингка сылтанып, “РИА Новости”.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас