+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 Декабря 2019, 05:11

Иң файдалы ун ризык

Авырганда даруга тотынганчы суыткычны ачып карагыз...

Авырганда даруга тотынганчы суыткычны ачып карагыз...

Табибә Франциска Рубин Focus журналында басылган мәкаләсендә “авыруга тарымас өчен дөрес ризыкларга өстенлек бирегез”, ди. Аныңча, бу ризыклар даруны алмаштыра һәм сәламәтлекне ныгыта. Шул ук вакытта, табибә аерым очракларда даруга бернинди азык та альтернатива була алмауны ассызыклый.
Иң файдалы продуктлар буларак, ул солы, бал, имбирь, куркума, кәбестә, бәрәңге, суган, тоз, лимон, үсемлек майларын атый. Эчәкләр өчен кәбестә белән солы аеруча мөһим. Холестиринны төшерү белән беррәттән, аларның күзләргә уңай тәэсире бар, яман шешне дә кисәтә.

Дезинфекцияләү ягыннан тоз белән бал файдалы. Бронхитны дәвалаганда бал нәтиҗәле, ди ул. Баш авыртканда лимонлы кофе ярдәм итсә, кан тамырларын тазартда имбирь нәтиҗәле икән. Ул шулай ук кандагы шикәрне төшерә, азыкны эшкәртүгә ярдәм итә, бөерләргә файдалы.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас