+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2019, 12:05

Без – җиңүче!

“Медицина һәм сыйфат-2019” XII Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә агымдагы елда “Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге өчен” бәйгесенә йомгак ясалды. Аның эшендә алты илдән һәм Русиянең 85 субъектыннан 800дән артык кеше катнашты.

“Дару тәэминатын оештыру” номинациясендә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җиңүче дип табылды.Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, бу нәтиҗәгә төбәк җитәкчелеге һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси ярдәме белән ирешелде.
Республика җитәкчесе башлангычы белән Башкортстанда агымдагы елда төбәк ташламалары буенча дарулар тәэминатын финанслау, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 15 процентка арткан.
Сәламәтлек саклау министрлыгы кабул иткән чаралар һәм төбәк бюджетыннан финанслауны арттыру дарулар тәэминатын оештыру буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 9 айда 30 процентка киметү мөмкинлеге бирде.
Читайте нас