Чишмә районы үзәгендә бу көннәрдә бик матур чара үтте. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан матур кафеда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм оештырылды.
Чарада елга йомгак ясалды, нәтиҗәләр игълан ителде. Чишмә районының 28нче спартакиадада беренче урын алуы һәммәсен сөендерде. Чараны күңелле һәм фәһемле итеп Роза Гәрәева алып барды. Музыка, уеннар, котлаулар, җырлар, шигырьләр бәйрәмдәгеләрнең күңелен күтәрде. Ихлас кичәдән мөмкинлеге чикле кешеләрнең күңел матурлыгы ачык күренде, соклану уятты. Алар ярдәмнәре өчен Хәйрия фондына һәм Чишмәдәге мәчет хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде.