+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2019, 10:00

Сәламәтлек саклауда җиңүләребез бар!

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бүлде.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бүлде.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, ел ахырына кадәр Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләрендә балалар поликлиникалары, Благовар районының Языково авылы үзәк район дәваханәсендә яңа хирургия корпусы ачылачак, Бәләбәй һәм Ишембай бала тудыру йортларында, Салават һәм Октябрьский балалар поликлиникаларында, Республика балалар клиник дәваханәсе стационарында капиталь ремонт тәмамланачак. Республика Башлыгы “Инцидент” программсында да медицина проблемалары еш күтәрелүен искә алды.
– Без сәламәтлек саклау белән беренче эш сәгатьләреннән үк шөгыльләнә башладык. Кыска вакыт эчендә дәваханәләргә 660 медицина хезмәткәрен җәлеп иттек. Беренчел медицина ярдәмен кешеләргә мөмкинрәк, уңайлырак, якынрак булдыруны тәэмин итәбез. Чиратларда тору вакытын кыскарттык. Табибка язылуны гадиләштердек. Иң мөһиме – кешеләр тиешле белгечне айлар буе көтмәсен, – диде Радий Хәбиров. – Үлем очракларының төп сәбәпләрен кисәтү өчен кардиоүзәкнең хирургия корпусын, онкодиспансерның тугыз катлы зур корпусын төзибез. Соңгы елларда республикадагы иң эре сәламәтлек сакалау объектлары бу. Республика перинаталь үзәге территориясендә медицина авиатранспорты өчен беренче вертолет мәйданчыгы эшли башлады. Каза күрүчеләр “алтын сәгать” бирә алучы санавиацияне тергезәчәкбез. Балалар һәм өлкәннәр өчен хоспис төзибез. Бу эшкә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт. Җыелган акчалар комплексны проектлаштыруга җитте. Якын арада бу мөһим объект булачак.
Радий Хәбиров ел башыннан кан йөреше системасы авыруларыннан һәм соңгы елларда беренче тапкыр онкологиядән үлем очракларының кимүен билегләде һәм моны җиңүебез, дип атады, ракны иртә ачыклаган табибларны матди дәртләндерергә кирәклекне ассызыклады.
Читайте нас