Бүген Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең “Медик” мәдәният йортында “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе эчендәге “Обновление 2.0” дискуссиясе кысаларында “Сәламәт киләчәк” партия проектының демографик аспектлары” дискуссион мәйданчыгы үткәрелде.
Чараның максаты — Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы санын 2020 елда 4100000 кешегә җиткерү бурычын тормышка ашыру программасын эшләү.
Фикер алышуга социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге белгечләр, республиканың барлык район, ведомстволар вәкилләре, Дәүләт җыелышы, шәһәр Советы депутатлары, баш табиблар җыелды.
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров дискуссия темасының актуаль булуын һәм республика Башлыгы куйган бурычны үтәүнең төрле юлларын эзләү кирәклеген ассызыклады.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурованың чыгышы республикада соңгы 9 ай нәтиҗәләре буенча демография проблемаларының медицина аспектларына багышланды. Гөлнара Фаат кызы бүгенге хатын-кызларның бала тудыруын заманча технологияләрдән башка күз алдына китерү авыр булуын, ЭКО процедурасының соңгы еллардагы нәтиҗәлелеген, аңа квоталарның артуын билгеләде.
Министр урынбасары абортлар проблемасына, яңа туган балаларның, аналарның үлем очракларына да тукталды. Абортка юлланган хатын-кызлар белән консультацияләр үткәрүнең нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде. Гөлнара Зиннурова билгеләвенчә, үткән елдагы белән чагыштырганда, быел яңа туган балаларның үлем очраклары сирәгәйгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар урологы, Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин чыгышын малайларның һәм үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклауга багышлады. Бу проблемага гинекологиягә караганда азрак игътибар бүленүен билгеләде һәм соңгы елларда үсмерләрнең репродуктив системасы авырулары артуын ассызыклады.
Дискуссия мәйданчыгында эш ике блокка бүленеп алып барылды. Беренчесендә сәламәтлек проблемалары тикшерелсә, икенчесендә демография, гаилә темалары өстенлек алды. Соңыннан нәтиҗәләр ясалды һәм Резолюция кабул ителде.