Республика кан тапшыру станциясе белгечләре Бөтенрусия һөнәри конкурсында берьюлы берничә номинациядә җиңү яулады.
Бүләкләү тантанасы XII Бөтенрусия кан хезмәте форумы кысаларында үтте. Анда илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык вәкил катнашты.
“Табиб-трансфузиолог” номинациясендә быел Кан тапшыру станциясе хезмәткәре Рәйлә Әюпова иң яхшысы дип табылды. “Иң яхшы урта медицина персоналы” категориясендә Стәрлетамак шәһәреннән Гөлназ Байбулатова беренче урынга лаек булды.
“Шәфкать туташы” категориясендә Гүзәл Сәетова икенче урын алды. Наталья Долганова “Клиник-диагностик лаборатория табибы” категориясендә иң яхшыларның беренче бишлегенә керде.
Быел Башкортстан “Шәфкатьле донор” проекты белән “Йөрәкләр бергә типкәндә” номинациясендә иң яхшыларның беренче өчлегенә керде.