Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина университетының клиникасында югары кан басымыннан җәфаланучыларга бушлай операция ясый башладылар.
Алдынгы технология казанышы булган мондый операция ясау җиһазлары илебездә дүрт кенә шәһәрдә: Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург һәм Новосибирскида бар иде, хәзер республикабыз башкаласына да кайтарылды.
"Гомер буе югары кан басымыннан интеккән кешеләр өчен бу операция чын-чынлап могҗизага тиң, - ди табиблар. - Алар операциядән соң үзләренең авыруыннан котылачак".
Бүгенге көнгә Уфада өч авыруга операция ясалган да инде. Аларның нәтиҗәләре уңышлы. Операция 1,5 сәгать бара. Аны Европада стажировка үткән хирурглар үткәрә.