+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2019, 09:25

Хатын-кыз сәламәтлеге өчен нәрсә мөһим?

Табиб биргән киңәшләрне истән чыгармагыз.

Табиб биргән киңәшләрне истән чыгармагыз.
13 декабрьдә Краснокама районының Николо-Березовка поселогының район китапханәсендә "Хатын-кыз сәламәтлеге мәктәбе" чарасы үтте. Анда хатын-кызлар табибәсе Айгөл Мәгъсүмова чарада катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Табиб хатын-кызлар сәламәтлеген саклау буенча киңәшләр бирле. Аның чыгышында гәүдә авырлыгын тәртиптә тоту, дөрес туклану, витаминнар куллану турында да сүз булды.
Шул ук вакытта табиб чарада катнашучыларны ике елга бер тапкыр булса да тикшеренеп торырга чакырды. Бик күп авыруларны башлангыч чорында ачыклауның уңай нәтиҗә бирүен искә төшерде ул.

Читайте нас