+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2019, 13:50

Сакал-мыек грипп "тарта"

Сакал үстерү модасы китте хәзер: урамда аны өлкән яшьтәгеләрдә генә түгел, яшь егетләрдә дә күрәбез. Кемгәдер ул чынлап та килешә, ә кемнедер үз яшенә караганда күпкә картайта төшә. Ә менә сакал-мыекның гриппны "тартуы" хакында белә идегезме?

Грипп яки салкын тиюдән азапланмыйм дисәң, сакалыңны кырып ат! Табиблар сакал-мыек үстерергә яратучы ир-атларга шундый киңәш бирә. Алар фикеренчә, сакал һәм мыек - вирус-микроблар үрчү өчен менә дигән урын.
“Төчкергәндә яки йөткергәндә зарарлы микробларның бер өлеше сакал-мыекка эләгеп кала. Шул рәвешле ир-ат иммунитеты никадәр генә нык булса да, грипп яки салкын тию белән авырый башлый. Ул гына да түгел, аның сакалына кагылган кешегә дә чир иярә”, – ди белгечләр.
Фото: borodadeda.ru сайтыннан
Читайте нас