+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2019, 11:25

Иглинда яңа, заманча поликлиника төзеләчәк

Иглин район үзәгендә 2023 елда бер сменага 400 өлкән кеше һәм 200 балага тәгаенләнгән яңа заманча поликлиниканы сафка кертергә исәп тоталар, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Иглин район үзәгендә 2023 елда бер сменага 400 өлкән кеше һәм 200 балага тәгаенләнгән яңа заманча поликлиниканы сафка кертергә исәп тоталар, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Поликлиника Яңа-Иглин микрарайонында төзеләчәк. Объект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь указы” кысаларында төзеләчәк 12 поликлиника исемлегенә керде. Эш сәфәре баршышында Иглин үзәк район дәваханәсе эшчәнлеге белән танышканда Радий Хәбиров поликлиника проектын уңай бәяләде. Иглинда халык саны ел саен арту сәбәпле, яңа поликлиникага ихтыяҗ күптән бар. Төбәк җитәкчесе табибка язылу мөмкинлеге биргән инфомат эшен тикшереп карады, тар белгечләрнең җиткелекле булуы белән кызыксынды.

Баш табиб Жанна Карунас сүзләре буенча, быел республика программалары буенча медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү эшендә уңай динамика күзәтелә. Районга дүрт яңа ФАП та таләп ителә, аларның гомум саны 42 булачак.
Иглин дәваханәсе районның 65 мең кешелек халкын хезмәтләндерә, тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар 241 урынга тәгаенләнгән, поликлиника сменага 600 кеше кабул итә, көндезге стационар, өч табиб амбулаториясе бар.

2016 елда башланган ремонт дәваханәдә әле дә дәвам итә. Бу эшкә республика бюджетыннан 39,1 миллион сум тотынылган. Медицина учреждениесенә яңа җиһазлар да таләп ителә. Ел ахырына кадәр заявкалар Сәламәтлек саклау министрлыгында каралачак. Министрлык Иглин дәваханәсенә бер ашыгыч ярдәм автомобиле дә бирәчәк.
Читайте нас