Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Иглин районында.
Охлебинино авылының табиб амбулаториясе әле җайлаштырылган бинада урнашкан, реконструкциядән соң, аны балалар бакчасына бирергә планлаштырыла. Иглин үзәк район дәваханәсенең баш табибы Жанна Карунас әйтүенчә, амбулаториядә гаилә табибының кабул итүен оештырырга ниятлиләр. Ул аерым пациентның гына түгел, тулы бер гаиләнең сәламәтлек торышын күзәтәчәк. Мондый тәҗрибә Русиянең башка төбәкләрендә уңышлы тормышка ашырыла. – Мондый зур торак пунктында яхшы амбулатория кирәклеге көн кебек ачык. Әйдәгез, уйлыйк. Яңаны без сезгә һичшиксез төзиячәкбез, – диде Радий Хәбиров.