+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2019, 08:40

Табибка языла бел!

Башкортстан кешеләренең табибка язылу буенча берничә мөмкинлеге бар. Аларны һәркемгә белергә кирәк.

Башкортстан кешеләренең табибка язылу буенча берничә мөмкинлеге бар. Аларны һәркемгә белергә кирәк.

1301 – табибка язылуның бердәм номеры. Аңа иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр шалтыратырга мөмкин. Оператор гадәттә бер минут эчендә җавап бирә.Республикада поликлиникаларның регистратурасы аша да язылырга мөмкин. Моның өчен поликлиникага шалтыратырга яисә анда барырга кирәк. Шулай да бу ысул белән табибка язылучылар кими бара. Күпләр онлайн-язылуны өстенрәк күрә.

“К врачу” мобиль кушымтасына теркәлү үтмичә дә кереп була. Һәркем шәхси кабинетына керер өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы (госуслуги) логин һәм парольне куллана ала. Шәхси кабинетта табибларның эш вакытын, поликлиникалар хакында мәгълүмат белеп була. Мобиль кушымтаны iTunes һәм Google Play аша телефонга урнаштырырга мөмкин.

Пациент бер тапкыр табибка язылса, белгеч аны дәвалау дәверендә язылуның “электрон хәрәкәтен” үзе тәэмин итә, пациентның кабат киләчәк көнен үзе билгели һәм яза.
Читайте нас