+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2019, 06:55

Тарту түгел, сулау да зыянлы

Хөкүмәт “тәмәжникләр” санын киметү турында баш вата.

Хөкүмәт “тәмәжникләр” санын киметү турында баш вата

Русиядә тәмәкегә каршы законнар концепциясе турында яңа көч белән фикер алыша башладылар. Программаның иң радикаль пунктларыннан берсе — 2015 елдан соң туган һәркемгә тәмәке сатуны тыю. Бу Сәламәтлек саклау министрлыгының үз башлангычы түгел: мондый тәкъдимнәр Сингапурда һәм Австралиядә эшләнгән инде.
Мондый чаралар, чыннан да, кирәкме?
Әйе. Тәмәке тартучылар санын киметү өчен нидер эшләргә кирәк. Никотин бәйлелек тудыра, ә төтендә канцерогеннар бар. Тәмәке тарту үпкә яман шеше белән авыру ихтималлыгын 15-30 тапкыр, шулай ук, сидек куыгы, ашказаны асты бизенең һәм башка органнар рагы үсеше куркынычын арттыра.
Әмма бу гына да түгел. Тәмәке тартучыларда башка үпкә авырулары да ешрак күзәтелә. Әйтик, хроник обструктив авыру — кешегә үпкәләрнең начар эшләве аркасында кислород җитми башлый. Бу авырудан дәва юк.
Тәмәке тартучыларда миокард инфарктлары, инсультлар һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары ешрак теркәлә, аерым алганда, тәмәке тарту аркасында кан тамырлары тарая һәм кан басымы күтәрелә. Ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте дә тартмаучыларда сирәгрәк була. Тәмәке тартудан тире җәфа чигә: әйтик, ул тизрәк картая.

Бөтен дөньяны агулыйлар
Кеше тәмәке тартканда аның төтенен сулау да зыянлы. Өлкәннәрдә үпкә яман шеше һәм йөрәк ишемик авыруы, балаларның кинәт үлү синдромы һәм бума чире, яралгы үсешенең тоткарлануы — болар барысы да пассив тәмәке тартуның дәлилләнгән нәтиҗәсе.

“Авыр” – “җиңел”е юк!
Көненә берничә тәмәке тарту да куркыныч. “Җиңел” тәмәкегә килгәндә, алар гадәти тәмәке кебек зыян сала.

Тартуны ташлап, авырмабызмы?
Юк. Әмма кеше тәмәке тартуын ташлый икән, бу башта кайбер күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, тәмәкене ташлау белән аппетит күтәрелә, йокыга китү авырлаша, кәеф бозыла, кеше усал, ярсу, игътибарсыз була. Беренче өч көн иң авыры, ә аннары җиңелрәк була, өч-дүрт атнадан соң бернинди симптомнар да калмый.
Кайбер кешеләрдә (психик чирләре булучыларда) депрессия барлыкка килергә мөмкин, кемдер авырлык җыя (уртача 3,5-4,5 килограмм), чөнки күбрәк ашый башлый. Кемнеңдер ютәле һәм авызында җәрәхәтләр барлыкка килә, әмма берничә атнадан соң барысы да уза.

Яман шеш куркынычы ике тапкыр кими!

Тәмәке тартуны ташлаганнан соң бер ел узгач, йөрәкнең ишемик авыруы куркынычы ике тапкыр кимиячәк, 5-15 елдан соң инсульт хәвефе тәмәке тартмаучыларныкы кебек булачак, 10 елдан соң үпкәдәге яман шеш барлыкка килү куркынычы ике тапкыр кимиячәк.

Тәгаен рецепт бармы?

Әүвәл тәмәкене ташлау көнен билгеләргә кирәк. Бу вакытка әзерләнергә кирәк булачак: нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында барысын да кисәтергә, тәмәкене кулыгызга алырга мәҗбүр иткән хәлләрне минимальләштерергә, кирәк дип санасаң, табибка мөрәҗәгать итәргә. Ул ниндидер препаратлар язарга мөмкин. Бу, мәсәлән, варениклин яки никотин пластырьлары. Алар сезнең хәлне җиңеләйтергә тиеш.


Шул ук вакытта...

Русиядә һәр алтынчы тәмәке кабы законсыз сатыла. Моны эре тәмәке җитештерүчеләр заказы белән Nielsen оешмасы тикшергән. Анализ үткәргән вакытта оешма хезмәткәрләре зур шәһәр һәм авылларда җыелган 15 мең буш тәмәке кабын тикшергән.
Тикшеренүләр авторлары мәгълүматлары буенча, законсыз сатылган тәмәкенең иң күп саны Дондагы Ростовта теркәлгән. Анда тәмәкенең яртысы (51 процент) — контрафакт.
Читайте нас