+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2019, 11:20

Баймак дәваханәсе яңа ашыгыч ярдәм машинасы алды

Яңа ел бүләге халыкның сәламәтлеген кайгыртуга хезмәт итәчәк.

Яңа ел бүләге халыкның сәламәтлеген кайгыртуга хезмәт итәчәк.

Яңа ел алдыннан Башкортстанның 12 дәваханәсенә яңа ашыгыч ярдәм машиналары бирелде. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе автопаркы да яңа ашыгыч ярдәм машинасы белән тулыланды. Машина наркоз-сулыш алу, реанимация җиһазлары, электрокардиограф, носилкалар, дефибриллятор, җылытылган юрганнар һәм башка кирәкле приборлар белән җиһазландырылган.

Яңа ел бүләге Баймакта яшәүче халыкның сәламәтлеген кайгыртуга хезмәт итәчәк.
Фото: "Баймакский вестник"
Читайте нас