Бүген туры эфирда Русия Президенты Владимир Путинга төрле темаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар да читтә калмады.
Күп төбәкләрдә табибка чиратның айлар буе сузылуы, ә хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле медицина хезмәткәрләренең күпләп эштән китүе, баш табиб белән гади табибның (хәтта хирургның) хезмәт хакы аермасының ике тапкырдан да артык булуы искә алынды.
Путин бу өлкәдә проблема барлыгын инкарь итмәде. Ул шулай ук сәламәтлек саклау белән идарә итү моделенең канәгатьләнерлек үсүен дә билгеләде. Баш табиб белән гади табибларның эш хакы аермасы мәсьәләсен хәл итү кирәклеген әйтте. Мотлак медицина страховкалавы тарифын арттырырга, даими окладның база ставкасын үзгәртергә тәкъдим итте. Дәртләндерүче түләүләр булдыру, өстәмә түләүләрне киметмәү кирәклеген билгеләде.
Ил Башлыгы икътисад үсеше белән бергә социаль өлкәдә (бәлки, иң беренче медицинада) хезмәт хакын күтәрү кирәклеген ассызыклады.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында беренчел медицина звеносы өлкәсенә өстәмә 550 миллиард сум бүленәчәге әйтелде. Акча фондларны тәртипкә китерүгә, техника һәм транспорт алуга тотынылачак.
10 мең учреждениене төзекләндерергә яисә төзергә, 37 мең транспорт чарасы, 10 мең берәмлек төрле җиһаз алырга исәпләнә. Икенче өлеше онкология белән көрәшкә юнәлтеләчәк.
Дәүләт башлыгы йөрәк-кан тамырлары авырулары, туберкулез белән көрәш өлкәсендә уңай нәтиҗәләр булуын, балаларның үлем очраклары кимүен дә билгеләде.