Алар нидән канәгать түгел?
Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары башкала хакимиятенә Уфадагы медучреждениедәге хәлгә игътибар итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Аларның хатыннан күренгәнчә, анда персонал, дарулар белән тәэмин итү, күрсәтелгән медицина ярдәме белән бәйле проблемалар бар. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы документка җавап биргән һәм гыйнварда бу учреждениедә планлы тикшерү булачак, дип хәбәр итә.
Табибларның 10 битле аноним мөрәҗәгате Президент Владимир Путинга, Федерация Советына, Генеральный прокурорга, Хисап палатасына һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына адреслана. Хатта табиблар мондый мөрәҗәгатьнең ике ел элек нәтиҗәсе булуын белдерә — берничә җаваплы кеше вазыйфасыннан азат ителгән.
Шул ук вакытта, ул вакыт мөрәҗәгать астына култамгаларын һәм исемнәрен куючылар да эштән китәргә мәҗбүр булган...