Бу хакта матбугат конференциясендә Владимир Путин белдерде.
Матбугат конференциясендә Кырым журналисты "Русиядә авыру балаларны бушлай дәвалау һәм реабилитацияләү мөмкинме?" дигән сорау күтәрде. Ул көн дә иртән авыру балалар өчен түләүле СМСлар җибәрүе турында сөйләде.
- Бездә медицина, мәгариф кебек үк, бушлай. Бу эшне шәхси медицина яба торган сегментлар да бар. Шуңа күрә без сәламәтлек саклауның беренчел звеносында мөһим үзгәрешләр кирәклеге турында сөйлибез, гомумән алганда, кешеләр медицина ярдәмен бушлай алырга тиеш. Бу барысына да, шул исәптән балаларга да, кагыла. Күпчелек очракта шулай бара да, - диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, илдә балалар үлеме санын киметүдә сизелерлек алга китеш бар. Демография проблемасын хәл итүнең, гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең төрле юллары уйланыла.
- Әлбәттә, без балаларга аерым игътибар бирүгә ирешергә тиеш. Чынлыкта шулай эшләргә тырышабыз да. Хәзер дарулар буенча, әйтик, аерым категориягә (моңарчы ул юк иде) балалар рецептуралары булдырдык. Әмма бу башкарылган бердәнбер эш түгел... Балалар медицинасы буенча эшне җайга салырга һәм аны югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, монысы дөрес, - диде ил җитәкчесе.
— Балалары булган кешеләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу - Ана капиталы һәм аны куллану шартларын киңәйтү. Без тагын өстәмә эшләү юлларын карыйбыз. Өченче бала туса, дәүләт 450 мең сум бирә, — дип өстәде Президент.