+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2019, 08:55

Башың авыртса, колагыңны ышкы!

Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.

Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.
1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.
Авырту басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
— лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз;
— 1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез;
— атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртуыннан саклый;
— чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да ярдәм итәр.
Читайте нас