+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2019, 08:10

Бер эчемлек ир-егетләрнең көчен арттыра

Табиблар көчле затларның потенциясен яхшыртучы эчемлекне ачыклаган.

Табиблар көчле затларның потенциясен яхшыртучы эчемлекне ачыклаган.

Өй шартларында да ир-егетләрнең сәламәтлеген яхшыртып була. Моның өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әлбәттә, иң беренче чиратта, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Иң мөһиме, зарарлы ризыклардан – артык майлы, тозлы, ысланган әйберләрдән баш тартырга. Аларны яшелчә-җимеш белән алыштыру хәерле. Алкоголь куллануны киметергә, ә тәмәкене бөтенләй ташларга кирәк. Спортны дус итү мотлак.
Белгечләр ир-егетләрнең потенциясен яхшыртучы эчемлек рецептын да ачыклаган. Йөзәр грамм күрәгә, караҗимеш (чернолслив) һәм йөзем кирәк. Бер калак шикәр өстәргә һәм бераз корица, кардамон, гвоздика кебек тәмләткечләр кушарга була. Бу катнашма өстенә коры кызыл шәраб коярга һәм акрын утта 30 минут башта - капкачсыз, соңыннан 30 минут капкач каплап төнәтергә. Көненә өч тапкыр эчәргә. Кулланыр алдыннан башта табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Имбирь да ирләрнең көчен арттыру сәләтенә ия. Аны чәйгә салырга, салатка кушарга була.
Читайте нас