+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2019, 08:30

Туымны ничек арттырырга?

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең “Медик” мәдәният йортында “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе эчендәге “Обновление 2.0” дискуссиясе кысаларында “Сәламәт киләчәк” партия проектының демографик аспектлары” дискуссион мәйданчыгы үткәрелде.

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең “Медик” мәдәният йортында “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе эчендәге “Обновление 2.0” дискуссиясе кысаларында “Сәламәт киләчәк” партия проектының демографик аспектлары” дискуссион мәйданчыгы үткәрелде.
Чараның максаты — Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы санын 2020 елда 4100000 кешегә җиткерү бурычын тормышка ашыру программасын эшләү.Фикер алышуда социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге бел­гечләр, республиканың барлык район, ведомстволар вә­килләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай шәһәр Советы депутатлары, баш табиблар катнашты.
“Бердәм Русия” партия­сенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әх­мәдинуров дискуссия те­масының актуаль булуын һәм республика Башлыгы куйган бурычны үтәүнең төрле юлларын эзләү кирәклеген ассызыклады.
Башкортстанның сәламәт­лек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурованың чыгышы республикада соңгы 9 ай нәтиҗәләре буенча демография проблемаларының медицина аспектларына багышланды. Гөлнара Фаат кызы бүгенге хатын-кызларның бала тудыруын заманча техноло­гияләрдән башка күз алдына китерү авыр булуын, ЭКО процедурасының соңгы еллардагы нәтиҗәлелеген, аңа квоталарның артуын бил­геләде.
Министр урынбасары абортлар проблемасына, яңа туган балаларның, аналарның үлем очракларына да тукталды. Абортка юлланган хатын-кызлар белән консультацияләр үткәрүнең нәтиҗәлелеген билгеләде. Гөлнара Зиннурова билге­ләвенчә, үткән елдагы белән чагыштырганда, быел яңа туган балаларның үлем очраклары сирәгәйгән.
Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының штаттан тыш баш балалар урологы, Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин чыгышын малайларның һәм үсмер­ләрнең репродуктив сәла­мәтлеген саклауга багышлады. Бу проблемага гинекологиягә караганда азрак игътибар бүленүен билгеләде һәм соңгы елларда үсмерләрнең репродуктив системасы авырулары артуын ассызыклады.
Дискуссия мәйданчыгында эш ике секциягә бүленеп алып барылды. Беренчесендә сә­ламәтлек проблемалары тикшерелсә, икенчесендә демография, гаилә темалары үзәккә чыгарылды. Соңыннан нәтиҗәләр ясалды һәм Резолюция кабул ителде.
Читайте нас