+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 декабрь 2019, 06:55

Руккола: җиде чиргә - бер дәва...

Бу үсемлекнең бик күп файдалы сыйфатларын ачыклаганнар.

Бу үсемлекнең бик күп файдалы сыйфатларын ачыклаганнар.

"Health-News" язганча, Руккола - ифрат файдалы продукт. Аны даими ашаган кешеләрнең сөякләре нык була, чөнки бу үсемлек кальций һәм К витаминына бай. Андагы антиоксидантлар стресска каршы торырга ярдәм итә, яман шешкә тару ихтималын киметә.
Офтальмологлар фикеренчә, руккола күзләрне саклый. Анда А һәм К витаминнары, бета-каротин бар, күзләр өчен бу матдәләр бик мөһим.

Руккола шулай ук кандагы шикәр микъдарын киметүгә сәләтле, ашказаны-эчәк системасына уңай тәэсир итә, гәүдәнең зифалыгын саклауга омтылганнарга да руккола ашарга тәкъдим ителә.



Фото: Социаль челтәрдән.
Читайте нас